ФАРАЗ: октябрь ахырына кадәр республикада гадәттән тыш җылы һәм коры һава торышы сакланачак 🌤 Республика территориясендә температура фоннары күпьеллык климат нормаларыннан алты-сигез градуска артыграк, дип билгеләделәр синоптиклар. 🌫 27- 29 октябрьдә Татарстанда явым-төшем көтелми. Шул ук вакытта төнге һәм көндезге температура арасында сизелерлек аерма сакланачак. 🌝 Тыгыз болыт капламы булмау сәбәпле, тәүлекнең караңгы вакытында җир бик тиз +1...-4 градуска кадәр суына, төбәкнең көньягында һәм көнчыгышында урыны белән -7 градуска кадәр фаразлана. Әмма көндез кояш тиз арада һаваны +9...+14 градуска кадәр җылытачак. Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 30 һәм 31 октябрьдә, Татарстанда коры һава торышы сакланачак. Бу көннәрдә көндезге температура +8...+13 градус җылы булачак.